top of page

Игътибар!Конкурс!!!

Ятып калганчы - атып кал!

     Түбәндә бирелгән шигырь юлларын матур итеп дәвам итәргә кирәк булачак. Матур шигырь юллары тәгъдим иткән язучы конкурста җиңүче булып игълан ителәчәк һәм истәлекле бүләк белән бергә  узенең исеменә багышлап язылган шигьри юллар белән бүләкләнәчәк! Конкурс 2022 нче  елның 5нче гыйнварына кадәр дәвам итә. Эшләрне Ai.L.An@yandex.ru почтасына яки сайтка җибәрүегез сорала. Нәтиҗәләр белән шушы сайтта таныша аласыз! Уңышлар һәммәгезгә!

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Яле, үзең уйла шул турыда...

Әткәң-әнкәң барда яныңда, Нурга тула тирә-ягың да.

Ә дусларың сиңа елмайса,

Әле ярдәм кулы да сузса...

Менә дөнья кабат нурлана

Һәм иңнәргә канат ялгана!

Сөйгән ярың сиңа сүз катса,

Сөйләсә дә бары сафсата...

Алсу булып ата һәр таң да,

Җылылык бирә яуган кар да...

  *******       *******       *******

  *******       *******       *******

  *******       *******       *******

  *******       *******       *******

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Иң бәхетле кеше дөньяда!

Шул бәхетне тоя алганда!!!

      Шигырь конкурсында җиңү яулаучы - Гараева Гөлчәчәк Шарафутдиновнаны чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы көннәрдә аңа иҗади уңышлар, күңел тынычлыгы һәм тән сихәтлеге теләп калабыз! 

фото Гараевой_edited.jpg

              Иң пөхтә татат теле дәфтәре

        Февраль аенда "Туган телләр" атналыгы кысасында "Иң пөхтә татар теле дәфтәре " конкурсы үткәрелде. Аның җиңүчеләре булып Гараева Регина, Хөснетдинов Альберт, Хакимова Сафия, Хидиятуллина Эльвина, Файзиев Мурат  танылды. Бу укучыларның дәфтәрләренең пөхтәлегенә сокланырга гына кала. Афәрин, укучылар, булдырасыз!

20220219_101357_edited.jpg
Поделитесь мнением
Оставить отзывПлохоПриемлемоХорошоОчень хорошоОтличноОставить отзыв

Информация отправлена. Спасибо!

bottom of page