Бер генә кеше дә үз эченә бикләнеп яши алмыйдыр ул. Кемдер сердәш таба серләшергә, ә кемнәрдер сердәш итеп - кулына каләм ала...
Ник китәсең, ямьле җәй?!
Бүген кабат җиргә җәй кайтты,
Ишегалга кабат ут капты!
Көмеш тәңкә сибеп һәр чатка,
Чакырды ул безне бакчага!
Нурларында кояш иркәләп:
-Шатланасың, - диде,- иртәрәк.
Килү түгел, китеп барышым...
Ләкин салма, дустым, син башың.
Килермен мин соңрак озакка,
Китәрбез без урман-елгага!
Озатып кал әле язгача,
Алтын нурым салып кочакка!
28.09.2021
Хуснутдинова-Айсина

Кеше гомере искән җил сыман-
Тыныч кына уза сукмактан,
Чабуына яфрак ияртеп.
Я атлый ул иренеп – сөйрәлеп,
Борын эче мырлап үз көен...
Кайчак йөгерә, оча ул, туза
Бар дөньяга тузан тутыра.
Ә еш кына була шулай да,
Кояш нурын салып куеныңа,
Йомшак кына сыйпап ул уза,
Күңелләргә җылы эз сыза.
Нәрсә булса, бары да үтә...
Җилдән үрнәк ал син, иренмә
Җил генә бит җирдә ирекле!
28.11.2021
Бүгенге көндә "Яшьлек, түгел җүләрлек" исемле әсәр өстендә эшлим.