
Укытучылар, укучылар игътибарына
1. "Кыш" темасына багышланган дәрес планы - https://infourok.ru/user/husnutdinova-lejsan-anvarovna сайтында, 2021ел;
2. План самообразования учителя татарского языка и литературы на 2021-2024 учебные годы - https://infourok.ru/user/husnutdinova-lejsan-anvarovna сайтында, 2021ел;
Шулай ук башка темаларга багышланган дәрес планнары белән дә күрсәтелгән сайтта таныша аласыз.

Әдәпле сүзләр турында
Татар теле кеше күңелендә канәгатьләнү тудыра торган сүзләргә бик бай. Аларны ишетү һәрвакыт күңелле. Алар күңелне күтәреп җибәрәләр, шатлыклы хисләр тудыралар. Болар - әдәпле сүзләр. Тылсымчылар кебек, алар кешеләрне бер-берсенә якынайталар, шәфкатьле итәләр. Сез алар белән дус булыгыз. Ләкин ул сүзләрне белү генә җитми. Аларны куллана белергә кирәк.

Бу сүзләрне онытма!
- Исәнмесез!
- Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Хәерле төн!
- Тәмле йокы телим!
- Юлыгыз уң булсын! Хәерле юл!
- Ашыгыз тәмле булсын!
- Эшегез уң булсын! Эшегездә уңышлар телим!
- Хушыгыз! Сау булыгыз!
- Гафу итегез!
- Бәйрәм белән! Котлыйм!
- Сәламәтлек телим!
Син һәм Сез
СЕЗ - кешеләргә әдәпле мөрәҗәгать итү формасы. Ләкин СИН дә бик җылы, хәтта чын күңелдән булырга мөмкин. Бу алмашлыклардан ничек файдаланырга соң? Кемгә СЕЗ дип, кемгә СИН дип мөрәҗәгать итәргә?
СЕЗ әдәпле сөйләшү формасы булып XVII гасыр ахырында поляк теленнән кабул ителгән. Шул көннән башлап, СИН белән СЕЗ арасында кызыклы мөнәсәбәтләр урнашкан.
СИН, бер яктан, кешеләр арасында якынлык, дусларча мөнәсәбәтне күрсәтә (балаларга, үсмерләргә,дусларга,иптәшләргә, ата-анага, яраткан кешегә мөрәҗәгать иткәндә), икенчедән, кешегә дорфа эндәшүне, кисәтеп карауны белдерә (таныш булмаган кешеләргә, өлкәннәргә карата).
СЕЗ - нәзакәтлек алмашлыгы. Ул, беренчедән, кешеләр мөнәсәбәтендә рәсмилекне белдерә, икенчедән, тирән ихтирам итүне аңлата.
Хатларда әдәпле СЕЗ баш хәреф белән языла.


"Башың ват та уйлап тап!"
1. "Көн" белән "төн" нәрсәгә бетә?
2. Тау белән тау итәге арасында нәрсә бар?
3. Өч иҗекле генә булса да, 39 хәрефне үз эченә ала. Нәрсә ул?
4. Нинди шәһәр балык исемен йөртә?
5. Кайсы айны ашарга ярый?

Шаяру
- Синең ручкаң әйбәт язамы?
- Бер тиенлек тә түгел, хаталар ясый.
- Бу дәрестә нәрсәләр эшләдегез?
- Башкалар нишләгәндер. Мин звонок булганны көтеп утырдым.
- Син нигә минем дәфтәр битен ертып алдың?
- Аңа бит "Общая тетрадь" дип язылган.

Шаулап-гөрләп кабат җиргә язлар килде! Алмагачлар күккә сузыла. Болыт өсләрендә кошлар сайрый. Бар җиһан да нурга күмелә!
Якты көннең нурлы кояшында йөреп, саф һавасын иркен сулый алганга, рәхмәтлемен Сиңа каһарман!